Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җыр килә тарих эзеннән


Минем туган авылым Төнъяк Башкортостанның цивилизация хәзер генә юл яра башлаган бер почмагында. Үзем укыган башлангыч бинасы хәтеремә нык уелып калган. Ике катлы бу агач корылма авылдагы башка йортларга һич тә охшамаган иде. Мин соңрак кына аның манарасы киселгән мәчет икәнлеген белдем. Бу турыда миңа әбием Шәмсинур сөйләде. Ул җыр-бәетләр көйләргә ярата иде. Мин Сөембикә дигән ягымлы исемне дә беренче тапкыр аның көйләрендә ишеттем. Инде Казанга килеп Сөембикә манарасын күргәч һәм халкыбызның аяныч һәм гыйбрәтле тарихы белән хәбәрдәр булгач та бу исем миңа тынгылык бирмәде, минем иҗади эзләнүләремдә фикер йолдызы сымак ялтырады. Бәхетем мине Мәрҗәнинең оныгының оныгы Наҗия апа Ильясова белән очраштырды. Ул - Шәрыкъ академиясенең профессоры, заманында репрессиягә дучар ителгән Таһир Ильясый кызы. Наҗия ханым миңа тарихыбызның олы серләренең пәрдәсен күтәрде. Мин Салих Батталның Сөембикә турындагы хезмәтләре белән таныштым. Сөембикә турында бәетләрнең ике төрле варианты бар иде инде миндә. Аның берсе «Татар халык иҗаты» җыентыгында басылган. Халык авыз иҗатында киң таралган икенче варианты миңа Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә дин сабагы алучы хатын-кызлар бүләк итте. Төркиядә Мәхмүт Ураллы (ул үзе бизнес кешесе, шуның белән бергә аның татар тарихы турында гаять бай китапханәсе бар) миңа Ваһап Нәүрүзханның «Сөембикә» романын бүләк итте. Шулар миңа «Сөембикә бәете» дигән сәхнәләштерелгән музыкаль тамашаны иҗат итүдә башлангыч булып тордылар. Бу әсәрем белән мине Көнчыгыш Себер һәм СССР Европа өлеше мөселманнанры конгрессына чакырган иделәр. Ул былтыр июньдә Уфада узды. Әсәремне шунда башкару халкыбыз иҗатының әлегәчә өйрәнелмәгән уникаль өлешен үзләрендә саклаучы кешеләрне миңа тартты. Чистай шәһәре мәчетеннән Гаделхәй хәзрәт Саматов та мине Сөембикә ханбикәгә кагылышлы күп кенә текстлар белән таныштырды. Шуларның берсе Сөембикә манарасы турында. Ул 56 юллыктан гыйбәрәт һәм ике өлештән тора. Беренче өлеше «Манарага карап көйләнә», икенче өлеше «Манарадан көйләнә» диелгән. Габдулхак хәзрәт бу шигырьләрне Мәҗит Гафуриныкы булырга тиеш, дип саный. Әлеге текст тулысы белән Казан дәүләт консерваториясенең фольклор кабинетынла саклана. Шул шигырьдән өзек китерәм.
Манарага карап көйләнә:
Мең сәлам улсын сиңа, әй биналар изгесе,
Әй, бөек изге тарих, изге биналар көзгесе.
Бер заман Син киң татар дөньясына чулпан идең,
Син татарларга йөрәк, бик зур терәк, җан идең.
Нигә Син ятларга күчтең безне үксез калдырып,
Ничә йөз еллар буенча башкаларга мал булып.
Әйт, Бина, кемнәр сине кулдан җибәрде, саттылар,
Ул гүзәл күренешләреңне ни өчен пычраттылар.

Манарадан көйләнә:
Әйе, берчак мин Татарга кадерле мал идем,
Дан идем мин, шан идем мин, мин аларга җан идем.
Ул заман бик җанлы чаклар, ямьле чаклар бар иде,
Миндә торган хан иде, ул дөнья тулы мал иде.
Шаныма хиссез монафыйклар хыянәт иттеләр,
Ханыма буйсынмыйча, ташлап җинаять иттеләр.
Каршылашты ханнарым ач күзле дошман илә,
Әйләнәмнән силләр акты яшь илә вә кан илә.
Аллаһыдан соң бар өметем сез, татарлар, сез генә,
Нинди ирлекләр, ни эшләр күрсәтерсез сез менә?
Үземә юлыккан аерым куплетлардан чыгып, мин 1918 елда манарага ярымай вакыйгасы турында тагын бер текст булырга тиеш дигән карарга килдем. Шундый берничә куплетны миңа Габделхак хәзрәт һәм Чүпрәле районының Чагадай авылыннан Мөнәвәрә әби Вәлиева өстәп әйткән иделәр. Ниһаять, Мөслим районының Ташлыяр авылында яшәүче Маһиәнвәр Фәтхуллинадан әлеге тулы текстны консерватория студенты Илһам Байтирәк язып алган. Бу текст шулай ук консерваториянең фольклор кабинетында саклана. Гаделхак хәзрәт татар гаскәрләре гражданнар сугышына шул җыр белән китә торган булганнар, дип сөйләде. Маһиәнвәр әбидән язып алынган көй чыннан да үзенчәлекле, ул марш яңгырашлы. Мөгаен, текст һәм музыка авторы һәм вакыйгаларның шаһиты бер үк шәхес булгандыр. Әлеге оптимистик текст кырык юлдан тора. Мегә аның берничә куплеты:

Сөембикә манарасы:

Чын хурлыкта торсаң да син 400 ел буе Казан,
Сөембикә манараңнан әйттеләр бүген азан.
И, Манара, шатлан, бу көн шатлана торган көнең,
Чөнки синдә гает укый Татар гаскәри бу көн.
И, Манара, ач пәрдәңне, кара монда бер балкып,
Дошманнарның кулларыннан алдык бит Сине тартып.

Халык күңелендә шанлы тарихның әнә шундый җәүһәрләре сакланып ята. Бу хәзинәне күрү-ишетү халкыбызга үзенең бөеклеген аңларга, мескенлек халәтеннән котылырга булышлык итәчәк. Шуңа күрә дә әби-бабайларыбызның җыр-шигырь төенчекләрен кадерләп саклыйк, ул төенчекләрдә игътибар белән эзләник. Чөнки моң-җыр тарих эзеннән бара бит.

Мәсгудә Шәмсетдинова, композитор

Социалистик Татарстан, 24 январь, 1991 ел