|
|
Сабыр итми нихәл итим
Ки - әлифтер зифа буем, кат-кат тәүбә кылдым бүген, Би - бәлаләр Сән Ходадин, сабырымны бир, йә, Кәрим. Ти - тилават берлә зикрем кылырымны кылдым бүген, Си - саваплар Сән Ходадин, сабырымны бир, йә, Кәрим. Җим - Җәләлдин гафу көтеп тәкатьләрем бетте бүген, Хый - Ходадин бу ни эшләр, сабырымны бир, йә, Кәрим. Би - бастырык эчләрендә бән мокыйг булдым бүген, Хый - Ходадин бу ни эшләр, сабырымны бир, йә, Кәрим. Шин - шифа бир, и, Ходаем, дәрдемә ләбәнем бүген, Син - сафалар Сән Ходадин, сабырымны бир, йә, Кәрим.
PDF file
|