Masguda I. Shamsutdinova's site


 

И, Ходаем, кыл гыйнаят

И, Ходаем, кыл гыйнаят, барча эшкә Син кәфил,
Әнтә Рабби, әнтә Хәсби, әнтә нигъмәл- Вәкил.
Я, Ходаем, Рәхмәтеңдин безне мәхрүм кыйлма, Син,
Күңлебезнең ак күгәрчендәй теләген тыңла, Син.
Күңлебездә шулкадәр тәмле теләкләр, Раббымыз,
Фатыйма берлән тибә безнең йөрәкләр, Раббымыз.
Мәңге мәгъcум, мәңге нурлы булса иде күңлебез,
Әкрен-әкрен ямьле, һәйбәт үтсә иде гомребез.
И, Ходаем, без фәкыйрь бәндәңне ал үз рәхмәтеңә,
Күңлемә сал гыйлем дәртен, бир гыйлем, Раббым, миңа.
Бир миңа дин вә гыйлем амбарларыңның ачкычын,
Бир миңа шул сәгадәт тауларыңның баскычын.



PDF file