Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Көзләр җитте

Туктап торды ачы (әче) җилләрнең исүе,

Елап арган күктә болытлар үкседе,

Моңсулыктан йөрәк никтер куйды кысып,

Төштә генә кебек, җәйләр булдымы соң?

Кушымта

Көзләр җитте, дуслар, көзләр җитте,

Җәй дә матурлыгын алып китте.

Тезелеп очкан торна төркемнәрен,

Җилләр сүтте дуслар, җилләр сүтте.

Безгә җәйләр үтмәс кебек тоелдылар,

Бар дөньялар җылы нурга коендылар,

Иртәнге чык безнең өчен энҗе иде,

Без яшь идек, хыялыйлар, гашыйк идек.

Кушымта

Көзләр җитте, дуслар, көзләр җитте,

Җәй дә матурлыгын алып китте.

Тезелеп очкан торна төркемнәрен,

Җилләр сүтте дуслар, җилләр сүтте.

Яраларны юдык без җәйге яңгырда,

Тик аз гына җөе калды җаныбызда,

Агачлардан очкан яфрак кире кайтмас,

Безнең дә бит юллар үткәннәргә ятмас.

Кушымта

Көзләр җитте, дуслар, көзләр җитте,

Җәй дә матурлыгын алып китте.

Тезелеп очкан торна төркемнәрен,

Җилләр сүтте дуслар, җилләр сүтте.



PDF file