Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Өзмә, әнкәй, көйлә догаңны


Өзмә, әнкәй, көйлә догаңны.

Безне мәңге яшәтерлек дога
Эзлисең бит күңел күгеңнән,
Шуны тапсаң, кояш булып балкып
Китеп барыр идең бүгеннән.

Китмә әле, эзлә, мәңге эзлә,
Өзмә әле көйле догаңны,
Кабат кайтырбыз дип китәбез бит,
Бар ит әле безнең юлларны,
Өзмә, әнкәй, көйлә догаңны.

Без диепләр күз нурларың беткән,
Без диепләр һаман елыйсың,
Бер күрепләр калыр өчен безне
Каерылып юлга карыйсың,
Без диепләр һаман елыйсың.

Без китәбез инде, китми булмый,
Кабат кайтырбыз дип китәбез,
Догаларың чәчкә үреләләр,
Юл буена шуны сүтәбез,
Кабат кайтырбыз дип китәбез.

Cәгыйт Әхмәтҗанов шигыре


PDF file