Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Нәниләргә такмаклар

Әйттем такмак, бастым так-так,
Идән таптап такмаклап,
Безнең эшләр такмак тапмак,
Син дә миңа тап такмак.

Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.

Өйгә кергән бер чыпчык,
Очып йөри чыр-чыр-чып,
Очып чык, чыпчык, кошчык,
Кошчык, очып чык, чык-чык.

Ину, нану, нунану,
Насыйрлар катында бу,
Чыкырчыда чыр да чу,
Дардамышта дыр да шу!

Такмак тапмак - кул чапмак,
Чакма чакмак - ут якмак,
Без биербез - тап такмак,
Такмак такмаган - ахмак.


Такмаклар Нәкый Исәнбәтнең "Балалар фольклоры" китабыннан алынды. Балаларның телен шомарту, хәрефне ачык әйттерү өчен җырлаталар (Нәкый Исәнбәт искәрмәсе).


PDF file