|
|
Уянмас йокы. Габдулла Тукай, Мәсгудә Шәмсетдинова
Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем: — Әнкәем, бу кем?— диеп сурды, кочаклап әнкәсен.
Әнкәсе бирде җавап:— Әүвәлге угълым бу минем, Дөньяда юк ул хәзердә, бер туган абзаң синең.
— Әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә! Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!
— Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган; Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.
— Ә, алайса, син агамны, бар, уят, торсын, әни; Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни!
— Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал, Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исеме — әҗәл!
PDF file
|