Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Туган телем. Мәсгудә Шәмсетдинова, Хәкимҗан Халиков

Нинди җәберләр күрмәгәнсең син,
Алай да ничек үлмәгәнсең син,
Бабаларымның иң зур мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.

Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.

Хәтта кошның да туган теле бар,
Теле булганның гына иле бар
Бабаларымның иң зур мирасы,
Сынмас канатым кебек миңа син.

Яшә мәңгегә, и батыр телем,
Былбыл моңыдай, и матур телем.



PDF file