Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Тәкый Гаҗәп Китабы көе (Ахырзаман Китабы)

«Бакырган китабы» — татар туфрагында тумаса да, кулъязма килеш борынгыдан укылып килгән мәшһүр китап. Аны XII йөздә Урта Азиядә яшәгән Сөләйман дигән суфи шагыйрь төзегән. Ул үзе Бохара янындагы Бакыргани кышлагында туа, гомеренең күп өлешен шунда үткәрә һәм 1186 елда вафат була. «Бакыргани» кушаматы һәм китабының исеме дә шуннан килә. Бу кешенең халык телендә шулай ук «Хәким ата» (укымышлы, хикмәтле кеше) дип тә аталып йөрүе мәгълүм. Әлеге җыентыгына ул үз шигырьләреннән тыш шул чордагы башка суфи шагыйрьләрнең дә әсәрләрен урнаштырган. Иҗатының тел һәм жанр үзенчәлекләре төрки әдәбиятның халык поэтикасы традицияләренә бай. Бакыргани шигырьләре үзләренең эмоциональ-экспрессив яңгырашы белән аерылып тора.

«Бакырган» сүзе безнең борынгы әдәбиятыбызда еш очрый. Шундый популярлык аңар каян килгән? Китап, беренчедән, шигъри эшләнеше белән үз заманы өчен гаять югары дәрәҗәдә тора. Икенчедән, ул. җиңел аңлаешлы гомумтөрки телдә язылган. Шуңа күрә китап күп кенә татар шагыйрьләре (Аллаһияр, Мәүла Колый, Утыз-Имәни һ.б.) иҗатына да зур йогынты ясаган. Хәтта Тукай да үзенең кайбер шигырьләренең өлгесен «Бакырган»нан алып язуын әйтә.

«Бакырган китабы» басмада беренче тапкыр 1846 елны Казанда чыга, аннан соң кат-кат басылып килә. Ничә кат басылгандыр, төгәл мәгълүм түгел, әмма Казан дәүләт университеты китапханәсендә генә дә төрле елларда чыккан 26 басмасы саклана. Элек татарлар арасында кулъязма рәвешендә шулай ук киң таралган «Ахырзаман китабы» (беренче басмасы. — Казан, 1847), «Хәким ата китабы» (Казан, 1846), «Мәрьям ана китабы» яки «Хәзрәти Мәрьям китабы» (Казан, 1878) исемле әсәрләр дә, кайбер әдәбиятчылар уенча, шушы ук авторга нисбәт ителәләр. «Ахырзаман»да һәр дүрт шигъри юлның азагы «Андыйн артык тәкый гаҗәп дыңлары вар» дип бетә, шуннан алып ул халык телендә «Тәкый гаҗәп китабы» исеме белән дә йөри. «Ахырзаман»ны миссионер Ефим Малов 1897 елда русчага тәрҗемә итә һәм әсәрнең авторы, эчтәлеге турында аңлатмалар биреп, Казан Археология җәмгыяте журналында бастыра. Миссионерларның үзләре өчен 150 данәсе аерым китап булып та чыга.



PDF file