Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Шәехзадә Бабич, Мәсгудә Шәмсетдинова: Халкым өчен

Ап-ак алтын җырларымны
Җырламыймын данлык өчен;
Җырлыймын алтын илем өчен,
Үз туган халкым өчен.

Саф көмештәй җырларымны
Җырламыймын алтын өчен;
Җырлыймын тик саф көмештәй
Саф йөрәк халкым өчен.

Чәчәк төсле җырларымны
Җырламыймын зәвкем өчен;
Җырлыймын тик чәчәктәй
Кызларга бай халкым өчен.

Дәртле кайнар җырларымны
Җырламыймын дәртем өчен;
Җырлыймын тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Еламыймын мин көннәрем
Сыргак, суык салкын өчен;
Елыймын тик ярлы, мескен,
Кызганыч халкым өчен.

Яшь чагым, алтын чагым,
Ялкын чагым булсын фида
Халкым алдында минем
Биргән таза антым өчен.



PDF file