Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җәүдәт Сөләйманов сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе: Әй, дәрья, дәрья.

Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил, сораш,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай, җаным, киңәшергә инде соң...

Минем яну-көюләрне ни басыр?
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Чишмә-судыр дигән идем бу дөнья,
Юк, түгелдер көмеш агым, бу – дәрья.

Дәрья чиге коеп куйган кыядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Ачы яшем түгелмидер һич юкка,
Тамчы-тамчы дәрья җыела җан-рухтан.

Юк өсте дә, юк асты – тирән икән,
Бер керәм дә чыгармын димә икән.
Сыкрансам да кайчак, әй, дәрья диеп,
Язмыш баса: бу – үзең, дөньяң диеп.



PDF file