Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Диңгезләрне гизә алам

Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе

Басып торам Идел ярында
Сызылып таң аткан чагында,
Әллә нигә күңелем җилкенә,
Ашкынам дулкыннар иркенә.

Колач салып йөзә алам,
Диңгезләрне гизә алам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.

Басып торам Идел ярында,
Камышлар тирбәлә янымда,
Чык бөртеге бөдрә талларда,
Ярсу дулкын кага салларга.

Мин дә дулкын була алам,
Сине күрсәм канатланам,
Бер генә сүз, бер генә сүз,
Бер генә сүз әйт син миңа.



PDF file