Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Нәниләргә: Көлеп тора һәр эше

Хәкимҗан Халиков сүзләре
Мәсгудә Шәмсетдинова көе

Мине бакчага илткәч әни эшкә йөгерә,
Ачылганчы ашханә аш әзерләп өлгерә.
Кушымта:
Аш сулары еш кына керә минем төшемә,
Яшәр идем үзем дә шатлык биреп кешегә.

Ак халаты шикелле ап-ак аның куллары,
Ә йөзендә нур булып балкый якты уйлары.
Кушымта:

Йөзе якты булганга көлеп тора һәр эше,
Көлеп тора чәкчәге, өчпочмагы, бәлеше.
Кушымта:



PDF file