Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Нәни мәргән. Шәүкәт Галиев сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе.

Күземне кысып, тынымны тыеп,
Мылтык түтәсен иңемә куеп,
Куян чыкканны сагалап торам,
Атып егарга чамалап торам.

Чыкты ул, чапты, әнә ул, әнә!
Атуын аттым, тимәде янә...
Кургаш салдым да мылтыкны кордым,
Төлкегә табан көпшәне бордым.

Бәхет бер булса була бит инде –
Төлкегә дидем, бүрегә тиде!
Тирдагы абый мактады мине:
Үскәч шәп солдат булырсың, диде.



PDF file