Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Җил Капка. Дилә Булгaкова сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе

Яфрак бураны әйләнә -
Тайпылдым мең төсләрдән,
Җил капкаларын бикләмә -
Качып киләм көзләрдән.

Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.

Чәчләремдә җиләк исе,
Чәчәк кенә су юлы.
Синең янга җәйләр буйлап
Кайтып киләм бу юлы.

Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.

Җәй гамьнәрен җанга урап
Тайпылдым мең төсләрдән,
Капкаларың ачык калдыр -
Кайтып киләм көзләрдән.

Кушымта:
Кулларымда ал күбәләк,
Тыным белән җылыттым,
Моң-күңелгә җан өрергә
Җитә икән җылы тын.



PDF file