|
|
Йокы алдыннан
Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным, Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым; Кайсы чакта артык шаян булып китеп, Берчак юктан гына ямансылауларым.
Кичрелсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни, Дәү әнием, апайларым, бабай, әби; Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим, Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик "нәни".
Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр (Аннан куркып уянгалыйм һаман кичләр); Иртә белән мин торганда, матур булып, Гөрләп торсын шытыр-шытыр янган мичләр.
Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер, Дисен аңар бер фәрештәң: "Коймак пешер!" Иртә белән коймак ашап чәй эчкәчтән, Тәңрем, сиңа кыйлырмын мин меңләп шөкер.
Иртәгә көн матур булсын һәм бик аяз, Бакчабызда төрле кошлар бирсен аваз; Шаян энем курчакларга тимәсен лә! — Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфузга яз!
PDF file
|