Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Яңгыр. Нәниләргә.

Кешеләр яңгыр көткән,
Яумаган яңгыр күптән,
Яңгыр кирәк, дигәннәр,
Яусын тизрәк, дигәннәр.

Яңгыр ялындырмаган,
Көттереп тә тормаган,
Яңгыр ява башлаган,
Шактый явып ташлаган.

Ә кешеләр өркешеп,
Этешеп тә төртешеп,
Чатырларын ачканнар,
Чатыр чабып качканнар.

Ә яңгыр үпкәләгән,
Әз генә сипкәләгән,
Бер ике тамган аннан,
Тиз генә китеп барган.



PDF file