Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Булсаң янда. Мәсгудә Шәмсетдинова, Эльмира Шәрифуллина

Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Күк тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Кояш булып балкыр идем синең таңда,
Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда.
Булсаң янда, минем янда һәрбер таңда,
Сиңа табынып башлар идем иртәләрне,
Гомерем буе эзләп-эзләп таптым гына,
Ал юлымнан газапларны, киртәләрне.
Таптым гына, күзләреңә бактым гына,
Инде килеп шатланыйм да көлим дисәм..
Миһербансыз язмыш белән килешә-килешә
Бәгыремне үзем турыйм, үзем кисәм.
Көттем сине, көтте җаным, вөҗүд көтте,
Читлегеннән чыгар булыр йөрәк типте,
Чишәсе сер тагын калды йомгагында,
Санаулы көн “ә” дигәнче үтте-китте.
Барлыгыңны, бу дөньяда яшәвеңне
Ник белгерттең икән миңа, ник белгерттең?
Чарасызлап, бәйгедәге йөрәгеңнән
Ник сөйдерттең икән мине, ник сөйдерттең?
Җир тетрәтер көч бар кебек синең җанда,
Күк күкрәтер көч бар кебек синең җанда,
“Аягыңа уралам да җибәрмим”, - дип,
Томан йөри, салкын томан – синең таңда...



PDF file