Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Казаным-язмышым. Әхмәт Гадел, Мәсгудә Шәмсетдинова


Таш йортлар, борынгы урамнар,
Ни уйлап шаулый бу юкәләр,
Тарихны тетрәткән туфаннар
Саташып чәчләрен сүтәләр.
Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым-хәсрәтем-шәһәрем –
Казаным-язмышым-сулышым.
Мәчетләр, чиркәүләр янәшә,
Көрәштән бер арып тынганнар,
Чал чәчен туздырган, кем дәшә?
Ханбикә тавында кылганнар.
Аһ, нинди гашыйкмын сиңа мин,
Синсез юк минем бу тормышым,
Шатлыгым-хәсрәтем-шәһәрем –
Казаным-язмышым-сулышым.
Язмышлар чаты син – шәһәрем,
Иделнең саф йомшак җилләре,
Болагың буенда гүя мин
Күрәмен Ханбикә килгәнен.



PDF file