Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Кояшлы җыр. Разил Вәлиев сүзләре

Елмаеп карыйлар,
Ал, зәңгәр үзләре…
Җирдәге чәчәкләр
Кояшның күзләре.

Йөргәнмен ишетми
Мин аны элгәре.
Сандугач теледер
Кояшның телләре.

Манды ул алтынга
Җәйләрне, көзләрне.
Урманда, кырларда
Кояшның эзләре.

Кояшның үзе күк
Хыяллар югары.
Кояшлы булсын гел
Балачак юллары.



PDF file