|
|
Гомерләр узып бара
Агач башлары шаулыйдыр җилдәнме яңгырданмы, Әллә елларга сөйлисе моңнары авырданмы. Кушымта: Җилләргә сибелә җырлар, Яфраклар тузып кала, Көзге урман өсләреннән Гомерләр узып бара. Cыгыла агач башлары безнең бәгырьгә тиеп, Шуларны тыңлыйсың бугай агачлар шаулый диеп. Кушымта: Җилләргә сибелә җырлар, Яфраклар тузып кала, Көзге урман өсләреннән Гомерләр узып бара. Киткән-озаткан чакларда түзәдер кемнең җаны, И сабыр икән урманнар шаулыйлар гына бары. Кушымта: Җилләргә сибелә җырлар Яфраклар тузып кала, Көзге урман өсләреннән Гомерләр узып бара.
PDF file
|