Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Яндыра бит


"Бу хикмәтне — мәхәббәтне
Кемнәр чыгарган икән?
Яндыра бит, көйдерә бит,
Ничек чыдарга икән?

Җитәр, йөрәк, сабыр кирәк,
Ташла януларыңны
Күрәсеңдер, яна-яна
Нигә калуларымны? —

Бу хикмәтне — мәхәббәтне
Кемнәр чыгарды икән?
Чыгарганнар чыдаганнар,
Без дә чыдарбыз микән?!

Янып-көеп беттем инде,
Тагын янасы микән?
Әллә инде бу яклардан
Башны аласы микән?



PDF file