Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Тупырдап алма коела


Тупырдап алма коела
Җил исеп киткән саен —
Көзнең бөтен матурлыгы
Алмададыр, мөгаен…
Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!
Кабынмассың! — Яшьлеккә мең
Янгын сыенып тора —
Кошлар очып үткәнгә дә
Алма коелып тора!
Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!
Таңга табан әкрен генә
Йолдызлар бетте сүнеп…
Хуш исле авыр алманы
Икәү ашадык бүлеп.
Алдым, каптым — ал икән шул,
Эче тулы бал икән —
Кабынмастай булсаң гына
Сылуга күз сал икән!


PDF file