Masguda I. Shamsutdinova's site


 

Рамазан Мәсгудә Шәмсетдинова көе Разил Вәлиев сүзләре


Дөнья буйлап җырлап киләм,
Җанга мең өмет сыйган,
Җырларыма якты моң бир,
Бир, Ходай, безгә иман.
Кушымта:
Рамазан, Рамазан,
Ишетеләдер Азан,
Рамазан, Рамазан,
Кайты безгә яңадан.

Туган яктан гүзәл җир юк,
Илен кем сөеп туйган?
Ватаныма иминлек бир,
Бир, Ходай, безгә Иман.
Кушымта:

Таңнар атты, ай да батты,
Уян син, халкым, уян!
Халкыма тел, хөррият бир,
Бир, Ходай, безгә Иман!
Кушымта:


PDF file